«Гаиләм җылы учагым».
Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләттә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
8 Март көнне Бишкурай мәдәният йорты гөрләп торды. Бу көнне без 50,40, 30, 20 ел бергә гомер кичергән гаиләләрне тәбрикләдек.
Матур парлар булып авылыбызда үз дәрәҗәсен белеп, хезмәттән тәм, ямь табып, тормышның матурлыгын күреп яшәүче гаиләлэр бихисап. Һәркайсы соклангыч язмышлы аларның. Туган җирдә, туган туфрактан аерылмыйча, хезмәтттән тәм табып, олыны – олы, кечене кече итеп санап, соклангыч гаилә тормышы юлы узган алар. Берсеннән-берсе уңган, булган ул-кызлар тәрбияләп үстергән үзләре!
Илле ел кулга кул тотынып , бер-бересенә аумас терәк булып гомер йомгакларын сүтуче Борис абый белэн Танзиля апа Хановлар.
Мәулидә апа белән Исмагил абый Исламовларнын гаилә корып яши башлауларына быел 40 ел! Эйе бу гаилә март аенда рубин туйларын билгеләде.
Энҗе туйларын билгеләделәр -Гильданов гаиләсе. Мирхат абый белән Рита апа гаилә корып җибәреп бик матур гаилә булып яшэулэренэ 30 ел.
Фарфор туйларын билгеләүче Рәйлә белән Айрат Дауытовлар өч кызлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Авылыбызда әле бик күп матур гаиләләр яши. Арада 30-35-40-45-50-55ел яшәгәннәредә бардыр. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Һәр гаилә – үзе бер сандык ул. Шушы бәйрәм кичәбездә без 4 сандыкка ачкыч яратырга тырыштык. Әгәр без ул сандыкны ачып сезгә күрсәтә алганбыз икән- максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз.
- Мавлида и Исмагиль Исламовы 40 лет совместной жизни
- Рита и Мирхат Гильдановы 30 лет совместной жизни
- Танзиля и Борис Хановы 50 лет совместной жизни